Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Камада иң яхшы тәрбиячеләрне сайладылар

Конкурста барлыгы 79 педагог катнашты.

Түбән Камада «Ел тәрбиячесе — 2023» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы финалы узды. Бу хакта шәһәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста шәһәр һәм районның мәктәпкәчә учреждениеләреннән барлыгы 79 педагог катнашты. Беренче турда алар үзләренең эш тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр, ә ярымфиналда мавыктыргыч мастер-класслар үткәрделәр.

Бәйге «Һөнәри сөйләшү» белән тәмамланды, аның кысаларында финалистлар мәктәпкәчә белем бирүгә кагылышлы мөһим һәм кызыклы аспектлар буенча фикер алыштылар, үз фикерләрен әйттеләр, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча урын алган дүрт призер һәм түбәндәге номинацияләрдә өч җиңүче ачыкланды:

1 урын — 97нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Нестерова;
2 урын — 42нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Григорьева;
3 урын — 35нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Кайманова һәм 57нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Ксения Захарова;
«Педагогик потенциал» номинациясе — 87нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Алина Устинова;
«Педагогик илһам» номинациясе — 80нче балалар бакчасы тәрбиячесе Диана Архипова;
«Педагогик осталык» номинациясе — 83нче балалар бакчасы тәрбиячесе Илүзә Ришат кызы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев