Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз «Завод гүзәле» региональ конкурсында җиңүче булды

Җиңүче Түбән Кама механика заводында 10 ел электромеханик булып эшли.

Түбән Камада яшәүче Наталья Зеленкова «Завод гүзәле» региональ конкурсында беренче урынны яулады. Сораштыру «ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы төркемендә узды. Җиңүче ике меңнән артык тавыш җыйган.

Җиңүче Түбән Кама механика заводында 10 ел электромеханик булып эшли.

«Минем эшем кызыклы, мин электр схемаларын эшлим, технологик җиһазларның җитешсезлекләрен эзләү һәм бетерү белән шөгыльләнәм», — дип сөйләде Наталья үз эше турында.

Моннан тыш, ул спорт белән шөгыльләнергә ярата, Түбән Кама волейбол мәктәбен тәмамлаган һәм завод командасы составына керә, шулай ук барлык спорт чараларында да катнаша. Хәзер кыз джампинг белән мавыга һәм киләчәктә профессиональ рәвештә шөгыльләнергә өметләнә. 

Наталья сүзләренчә, аның тормышында иң мөһиме — гаилә: ире Максим, ул һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә ярдәм итә, һәм ике кызы — Арина һәм Варя. Завод гүзәленә министрдан чәчәк бәйләме, косметика кибетенә сертификат һәм диплом тапшырдылар.

Фото: ТКМР матбугат хезмәте

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев