Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Камада яшәүче татар кызы халыкара матурлык бәйгесенең финалына чыкты

Финалистлар тышкы кыяфәте һәм һөнәри сыйфатлары буенча сайлап алынган.

Түбән Кама кызы Эльвира Прокопьева «Топ стюардесс» халыкара матурлык бәйгесенең финалисты булды. Быел бәйге Россиядә граждан авиациясе төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Апрельдән октябрьгә кадәр сайлап алу турлары уздырылды. Бәйгедә катнашу өчен 1000нән артык гариза бирелгән. Нәтиҗәдә, 10нан артык авиакомпания һәм 22 шәһәрдән 30 финалист сайлап алына, алар 10 декабрьдә Мәскәүдә таҗ өчен көрәшәчәк.

Финалистлар тышкы кыяфәте һәм һөнәри сыйфатлары буенча сайлап алынган: авария-коткару җиһазларын белү, медицина ярдәме күрсәтү осталыгы. Кызлар стресска чыдамлыкларын һәм катлаулы, кайвакыт конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын эзләү сәләтен тикшергән сынаулар узды. Шулай ук сайлап алуның мөһим моменты булып, инглиз теленнән тест узу булды.

«Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәрендә тудым. Мин үземне татар кызы дип саныйм, фамилиям русча булса да. Үземне шулай хис итәм. Хәзер Казанда яшим һәм эшлим. Авиациядә карьерамны 9 ел элек башладым», — дип яза үзе турында Эльвира Прокопьева.

«ТОП самых красивых стюардесс России» бәйгесе беренче тапкыр 2014 елда узган. 2017 елда бәйге халыкара статус ала. Беренче урын өчен ярышларда Россия, Белоруссия, Казахстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән кызлар катнаша.

Фото: «Топ стюардесс» бәйгесенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев