Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Камада «Ел студенты — 2024» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Һәр бүләкләү студентларның иҗади номерлары белән үрелеп барды.

Халык иҗаты йортында Түбән Кама муниципаль районы башлыгының исемле стипендиясенә «Ел студенты — 2024» муниципаль конкурс җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләделәр.

Студентларга актив һәм инициативалы булулары өчен рәхмәт белдерделәр, Түбән Каманың киләчәге нәкъ менә шундый кешеләрдә булуын билгеләп үттеләр.

Һәр бүләкләү студентларның иҗади номерлары белән үрелеп барды. Е. Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллиятенең берьюлы биш студенты җиңүче булды: Мәликә Насыйбуллина («Ел җәмәгатьчесе»), Камилла Сабирова («Ел иреклесе»), Богдан Гайдай («Ел спортчысы»), Рафаэль Хәйруллин («Ел старостасы») һәм Әмир Шәфыйков («Елның иҗади шәхесе»). Шул ук уку йорты «Елның студентлар үзидарәсе органы» номинациясендә танылу алды.

Түбән Кама химия-технология институты студенты Эдуард Сабельников «Ел интеллекты» исеменә лаек булды, ә В. Г. Тимирясов исемендәге КИУның «Пятое измерение» вокаль ансамбле «Ел иҗат коллективы» исемен яулады.

«Ел студенты-2024» Гран-при бүләген нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятеннән Ангелина Никонова алды. Бүләкне аңа Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин тапшырды. Ул шулай ук барлык студентларга мөрәҗәгать итте.

«Үзегезне табарга, яхшырак булырга һәм теләгәнегезгә ирешергә ярдәм итәчәк актив позициягез өчен рәхмәт белдерәм. Тормышта иң мөһиме — үз алдыңа зур максатлар куеп, аларга ирешү. Ялгышу куркыныч түгел, бернәрсә дә эшләмәү куркыныч. Районның киләчәге сезнең кулда! Мин ышанам, кайчандыр залда утырган берәрегез бу сәхнәгә чыгачак, һәм аны инде Түбән Кама районы башлыгы, шәһәр мэры буларак тәкъдим итәчәкләр», — дип билгеләп үтте Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев