Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Камада 2024 елның иң яхшы тәрбиячесен сайладылар

Түбән Камада «Ел тәрбиячесе — 2024» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы финалы узды.

Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярымфиналда 19 педагог катнашкан, ә финалга аларның унысы гына үткән.

Муниципаль этапның йомгаклау туры түгәрәк өстәл форматында оештырылды, анда катнашучыларга актуаль сораулар бирелде. Жюри аларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләде:

  • профессиональ компетенция;
  • тәкъдим ителгән эш тәҗрибәсенең практик әһәмияте;
  • кулланылган технологияләрнең эффективлыгы;
  • чыгышларның эчтәлеге;
  • иҗади шәхес;
  • гомуми аралашу культурасы.

Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча 9 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Галимова җиңүче булды. Икенче урынны 22 нче мәктәпкәчә учреждениенең татар, рус телләрен укыту буенча тәрбиячесе Гөлчәчәк Сәлимҗанова алды. Ә 24 нче балалар бакчасының укытучы-логопеды Марина Роткина өченче урыга ия булды.

Моннан тыш, төрле номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде:

  • «Иҗади педагог» — 82 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Люция Хамадеева;
  • «Яшь педагог» — 80 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Перова;
  • «Педагог-тикшерүче» — 87нче мәктәпкәчә учреждение тәрбиячесе Энҗе Галимуллина;
  • «Педагог-новатор» — 31нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Гришина;
  • «Педагог-остаз» — 57нче мәктәпкәчә учреждение укытучы-логопеды Татьяна Солихова;
  • «Педагог-мастер» — 91нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Радмила Шәфигуллина;
  • «Педагогик илһам» — 96 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Балюлова.

Конкурста җиңүчеләр Түбән Кама районын зона этабында тәкъдим итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев