Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама заводы хезмәткәрләре «Җырлыйк әле!» тапшыруында катнашты

Чираттагы чыгарылышта KAMA TYRES хезмәткәрләре дә катнашты.

Түбән Каманың шин комплексы хезмәткәрләре республиканың башкаласында телевизион тапшыруда чыгыш ясады. Чираттагы чыгарылышта KAMA TYRES хезмәткәрләре дә катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе шина комплексының иҗади хезмәткәрләренә телетапшыру төшерүгә барырга тәкъдим итте. Идея барысына да ошады: җырчылар репертуар сайлый башлады, ә KAMATYRES администрациясе һәм профсоюз комитеты Казанга сәфәр оештырды.

Кызыклы музыкаль уен «Татшина» ҖЧҖнең техник-икътисадый мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Лилия Габдерәүфованың сәламләү сүзеннән башланды.

«Шина комплексы предприятиеләрендә хезмәт сөючән, тырыш кешеләр эшли, алар туган якларын һәм предприятиене чын күңелдән ярата, тырыш хезмәтләре белән бөтен республика үсешенә өлеш кертә. Безнең команданың әлеге телетапшыруда катнашуы юбилей датасына — беренче продукция чыгарылуга 50 ел тулуга багышланды», — диде Лилия Габдерәүфова.

Музыкаль бәйгедә өч катнашучы да тере тавыш белән татар телендә җырлар башкарды. «Татшина» комплексының ярты гасырлык юбилеена багышланган шинчылар катнашындагы тапшыруны киләсе шимбәдә, 11 ноябрь көнне, 20.30 сәгатьтә ТНВ телеканалында карарга мөмкин булачак.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев