Түбән Кама волонтерлары «Игелекле Татарстан» премиясе лауреатлары һәм җиңүчеләре булды
Иреклеләр өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика премиясе ел саен игелекле эшләре белән аерылып торган иң актив кешеләргә һәм оешмаларга тапшырыла.
Түбән Каманың берьюлы берничә кешесе, оешма һәм учреждениесе «Игелекле Татарстан» Республика премиясенә лаек булды.
«Түбән Кама нефтехим» «Корпоратив волонтерлык — эре бизнес» номинациясендә җиңде, «Түбән Кама волонтерлык үзәге» «Гаилә волонтерлыгын яктырту» махсус номинациясендә иң яхшысы булды. Махсус призны 66 нчы балалар бакчасының кечкенә волонтерларның «Помогаторы» командасы «Иреклелек (волонтерлык) оештыручысы» номинациясендә алды.
Лауреатлар:
- Алена Кляшева — «Вакыйга юнәлеше өлкәсендә ел иреклесе»
- Камилла Сабирова — «Экология өлкәсендә ел иреклесе»
- Гаяновлар гаиләсе — «Гаилә иреклелеге»
- Түбән Кама политехник көллияте — «Урта махсус уку йорты каршындагы иреклеләр штабы»
- «Стоматология — НК» — «Урта бизнес».
Иреклеләр өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика премиясе ел саен игелекле эшләре белән аерылып торган иң актив кешеләргә һәм оешмаларга тапшырыла. Премия 21 номинациядә өч юнәлештә бирелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев