Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама Ветераннар йортында яшәүчеләр Россия солдатлары өчен әйберләр җыю акциясенә кушылды

Түбәнкамалылар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә.

Бүген акциягә Ветераннар йортында яшәүчеләр дә кушылды. Тиздән пенсионерлар содатлар өчен сатып алган кирәк-яракларны волонтерларга тапшырачак.

Мәсәлән, Ветераннар йортында яшәүче Рита Колупаева Россия армиясе сугышчыларына «термобелье» җыелмасын тапшырды. Озакламый солдатларга салкын һәм җылы әйберләр бик кирәк булачак, дип саный ул. Моннан тыш, посылкада перчаткалар, оекбашлар, шәхси гигиена әйберләре һәм татлы ризыклар булачак. Боларның барысын да, аз керемгә карамастан, ветераннар йортында яшәүчеләр җыйган.

Мондый карарны пенсионерлар гомуми җыелышта кабул иткән. Һәркем хәлдән килгәнчә акча тапшырган. Әбиләр әйтүенчә, Ветераннар йортының бер генә кешесе бу яхшы эштә катнашудан баш тартмаган.

Калган акчаларга пенсионерлар дарулар сатып алырга карар кылган. Тиздән аларны да сатып алачаклар. Шуннан соң әйберләр тартмаларга тутырылачак һәм волонтерлар аша безнең сугышчыларга җибәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев