Түбән Кама вәкиле Артем Бурнин пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы булды
Абруйлы ярышлар быел Мәскәүдә узды.
Түбән Кама вәкиле Артем Бурнин пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы булды. Абруйлы ярышлар быел Мәскәүдә узды.
Катнашуга дөньяның 29 иленнән 4 меңнән артык кеше гариза биргән. Түбәнкамалы «жим лежа» дисциплинасында чыгыш ясады.
Пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионатында Артем 340 килограммлы штанга күтәрә. Ә өч якын килүдә түбәнкамалы тоннага якын күтәргән.
Җиңүгә карамастан, Артем үзенең күнегүләрен дәвам итә.
«Планнар күп! Россия һәм дөнья рекордына чыгу, 400 килоны күтәрү», — дип уртаклашты дөнья чемпионы.
Киләчәктә Артем коллектив туплап Түбән Кама исеменнән команда турнирларында чыгыш ясарга планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев