Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама укытучысы республика конкурсында ноутбук отты

Аны ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тапшырды.

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Цифрлы белем бирү контенты» онлайн-платформасының иң яхшы кулланучы" сы республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин сөйләде.

Чара 28 декабрьдә узды, бүләкләрне бөтен Татарстаннан 50 укытучы алды. Түбән Кама районыннан 3 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ольга Хәкимхан җиңүче булды.

Ул бүләккә ноутбук һәм Рәхмәт хаты алды, аны ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тапшырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев