Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама укытучысы милли киемнәр тегә

Бүгенге язма шундый тыйнак осталарның берсе — Флүзә Вәлиева турында.

Интернет челтәрләрендә хәзерге вакытта блогерлар аеруча популяр. Дан һәм дәрәҗә артыннан куып, үзләренең һәр адымнарын видеога куярга гадәтләнделәр. Шунысы да бар, үзләренә язылучыларны җәлеп итәр өчен, араларында бик үк тыйнак булмаган видеолар да шактый. 

Әрсез кычыткан янәшәсендә үсеп утырган роза гөле кебек, тыныч кына, үзләренә игътибарны юнәлтмичә, әкрен генә күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнүче кешеләр дә бар бит әле арабызда. Алар турында таныш-белешләр аркылы гына белеп, очрашасың һәм матур эшләрен күреп, таң каласың. 

Бүгенге язма шундый тыйнак осталарның берсе — Флүзә Вәлиева турында.

Гаҗәеп матур табигатьле Мөслим районы Исәнсеф авылыннан ул. Кечкенәдән җыр-моңга, кул эшләренә гашыйк икән. Балачакта курчакларына кием тегүдән башлаган Флүзә, бераз үсә төшкәч, үзеннән кече сеңелләренә бияләй, оекбашлар бәйли, чигү чигә, альяпкычлар тегә. Мәктәптә тырышып укый, сыйныфтан тыш чараларда актив катнаша — бер генә чара да ансыз үтми, дисәк тә хата булмас. Шуңадыр ул, мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламый укытучы һөнәрен сайлый. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлап, башта балалар бакчасында тәрбияче булып эшләсә, соңрак мәктәптә ана теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Тиз арада балаларның яраткан укытучысына, хезмәттәшләренең хөрмәтенә лаек була. 

Укытучы хезмәте — план язу, дәфтәр тикшерү — күп вакыт сораса да, кул эшләре аның һәрвакыт яраткан шөгыле булып кала бирә. Балалар бакчасына, мәктәпкә кул эшләнмәләре дисеңме, калфак, түбәтәйләр — ниләр генә иҗат итми ул. Челтәр, пәрдәләрне дә үзе тегә, кием-салымны да төзәтә. Бер кешегә каян килә шул хәтле талант, дип аптыраучылар да, ничек барсына да җитешәсең дип сокланучылар да бар.

Әлбәттә, бер процент талант булса, калганы Флүзәнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Көннәр буе, төн йокыларын калдырып иҗат итә ул.

«Хезмәтемнең җимеше минем күңелемә җылылык бирә, танышларым, якыннарымның мактау сузләре иңнәремә канатлар куя. Мин аны эшкә дә санамыйм, кул эшләре белән шөгыльләнү минем өчен ял итү, күңелемне үстерү чарасы — жан азыгы. Ә эшеңнең нәтиҗәсен күрү икеләтә куанычлы», — дип сөйли Флүзә.

Конфуций әйтмешли: «Күнелегезгә ошаган эш табыгыз һәм сезгә гомерегезнең бер көнен дә дә эшләргә туры килмәячәк». Флүзә Вәлиева да әнә шундый күңеленә хуш килгән эшне тапкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев