Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Кама укучысы татар теленнән халыкара олимпиадада җиңү яулады

Олимпиада татар телен популярлаштыру, мәдәни мирасны саклау һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатында үткәрелә.

Татарстан башкаласында татар теле буенча Халыкара олимпиада тәмамланды, анда Россиянең 28 төбәгеннән, шулай ук Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Азәрбайҗаннан 500дән артык конкурсант катнашты.

14-17 апрель көннәрендә катнашучылар татар телен белүләрен, язма һәм сөйләм күнекмәләрен күрсәттеләр, шулай ук татар халкының милли мәдәнияте, тарихы һәм традицияләренә багышланган тикшеренү проектларын якладылар.

Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Мәдинә Юнысова олимпиада җиңүчесе булды. Үзенең педагогы Алинә Минхаҗева җитәкчелегендә ул барлык сынауларны уңышлы үтә һәм беренче урынны яулый.

Олимпиада татар телен популярлаштыру, мәдәни мирасны саклау һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатында үткәрелә. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурска кызыксыну елдан-ел арта, ә катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе торган саен югарырак була бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев