Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Кама укучысы «Алтын каләм» республика фестивалендә гран-при яулады

Төп бүләк — Гран-при һәм Казан федераль университетына медиа-юнәлешкә керү мөмкинлеге.

«Алтын каләм — Золотое перо» XXIX яшьләр һәм яшүсмерләр матбугаты фестивале җиңүчеләрне билгеләде. Төп бүләк — Гран-при һәм Казан федераль университетына медиа-юнәлешкә керү мөмкинлеге — аны «Рус телендә басма журналистика» номинациясендә Түбән Камадан Альмира Хәйброва яулады.

«Подкастлар һәм радио» юнәлешендә иң яхшысы дип Арча районыннан Азат Нәҗметдинов танылды.

Фестивальдә инде өченче ел катнашкан Альмира бу җиңүгә максатчан баруын әйтте.

Фестивальнең финалында республиканың 21 шәһәреннән һәм районыннан 67 катнашучы көч сынашты. Конкурс эшләре җиде номинациядә бәяләнде: рус һәм татар телләрендә басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, SMM, шулай ук реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, икенче ел рәттән фестивальдә югары һәм урта махсус уку йортларының студентлар медиаүзәкләре катнаша.

Проект журналистикада яңа исемнәр ачуны дәвам итә һәм талантлы яшьләргә үзләрен медиасферада тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев