Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Кама укучылары «Софиум» олимпиадасының төбәк этабында абсолют җиңү яулады

Түбән Кама районыннан барлыгы 14 бала катнашты.

Түбән Кама укучылары сайлау хокукы буенча «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңү яуладылар.

29 нчы мәктәпнең 11б сыйныфы укучысы Софья Андриянова һәм 26 нчы мәктәпнең 10А сыйныфы укучысы Амира Архипова абсолют җиңүчеләр булды. Алар Мәскәүгә олимпиаданың йомгаклау этабына юл тотачак.

Җиңүчеләр арасында шулай ук «Адымнар» мәктәбеннән унынчы сыйныф укучылары Анна Миличевич һәм 15нче мәктәптән Диана Шәйхлисламова да бар.

Моннан тыш, призлы урыннарны унберенче сыйныф укучылары Анастасия Кулемина (33 нче мәктәп), Елиана Тарасова (10 нчы мәктәп), Амира Фазлыева (Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия), Нурия Хәйруллина (Түбән Уратма мәктәбе), шулай ук 29 нчы мәктәптән тугызынчы сыйныф укучысы Екатерина Проскурина алдылар.

Түбән Кама районыннан барлыгы 14 бала катнашты. Аларга һәм тагын Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 200ләп катнашучыга 5 ситуацион бурычны хәл итәргә һәм эссе язарга кирәк иде.

Түбән Кама районы җыелма командасы составында ике эксперт-остаз: 29 нчы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Вәлиева һәм Түбән Кама муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гыйльманов катнашты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев