Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама укучылары сайлау хокукы буенча олимпиадада призлы урыннар яулаган

Түбән Каманың мәктәп укучылары сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча «Софиум» олимпиадасында призлы урыннарга лаек булган.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин хәбәр итә.

Сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында барлыгы алты түбәнкамалы урыннар алган.

Чарада республиканың 37 муниципаль районыннан һәм шәһәр округларыннан 10-11 сыйныфтан 135 укучы катнашкан. Олимпиадада 29 нчы мәктәп укучысы Анастасия Тузеева җиңү яулаган. 5 укучы призлы урыннар алган:

Эвелина Фәйзетдинова (10 нчы мәктәп);

Диана Осипова (26 нчы мәктәп);

Владимир Красильников (32 нче мәктәп);

Ренат Садыйков (35 нче лицей);

Камил Мугинов (35 нче лицей).

              

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев