Түбән Кама тхэквондчылары Менделеевскида узган турнирда 18 медаль яулады
31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Менделеевскида Токио-2020 Олимпия уеннарының көмеш призеры Татьяна Минина призына тхэквондо буенча ачык турнир узды.
Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Казан, Ижевск, Ульяновск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән һәм Кама Аланыннан 300 дән артык спортчы катнашты.
Түбән Кама спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм лаеклы бүләкләр алып кайттылар. Тренер-укытучы Рөстәм Габделбәров тәрбияләнүчеләре арасында Әминә Галимҗанова, Людмила Баранова һәм Матвей Савельев алтын медаль яуладылар. Көмеш бүләккә Мирослава Шоробур, Катерина Колесникова, Самира Мәхбүббова һәм Антон Банников, ә бронзага Тимур Мәхбүббов, Ярослав Ефремов һәм Зәринә Муллина лаек булды.
Тренер Руслан Насмеев командасы да зур уңышларга иреште. Алтын медальләргә Артем Тулупов, Валерия Насмеева һәм Станислав Малов лаек булды. Көмеш медальләрне Данил Насмеев яулады, ә бронза медальләрне Андрей Чернышев, Аделя Мәһдиева һәм Егор Андронов алды.
Тренер Анастасия Иксанованың шәкерте Амалия Зайцева да мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде, үз авырлыгында алтын медаль яулады.
«Яшь спортчыларны һәм аларның остазларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!» — дип билгеләп үттеләр Түбән Кама муниципаль районының спорт идарәсендә.
Фото: t. me/sport_nk
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев