Түбән Кама ТЮЗы спектакле халыкара театр фестивалендә җиңде
Түбәнкамалыларны «Заманча драматургия чаралары ярдәмендә классиканы популярлаштыру» номинациясендә иң яхшысы дип таныдылар.
Түбән Кама яшь тамашачы театрының «Обломов иль Я» спектакле «Наш кислород 10.0» халыкара заманча театр фестивалендә җиңүче булды.
Хәзерге вакытта артистлар уңыш китергән спектакльне яңадан Түбән Камадагы Яшьләр театры сәхнәсендә уйныйлар. Обломовның төп ролен Павел Матвеев башкара.
Түбәнкамалыларны «Заманча драматургия чаралары ярдәмендә классиканы популярлаштыру» номинациясендә иң яхшысы дип таныдылар. Спектакльнең режиссеры Камил Гатауллинга театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерелде.
Тиздән киң тамашачыга «Чехов. Репетиции» дип аталган яңа спектакль тәкъдим ителәчәк. Хәзер актерлар һәр фрагментны идеалга җиткереп, актив репетицияләр үткәрә. Түбән Камада премьера сентябрьгә планлаштырылган.
Фотода Түбән Кама ТЮЗы актерлары Дмитрий Маковский һәм Павел Матвеев
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев