Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсында җиңү яулады

Моннан тыш, «Әйбәт» торак идарәче компаниясе (элек «ПЖКХ-17») күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешма дип танылды.

Түбән Кама «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсында «Беренче категорияле торак пунктлар» номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта шәһәр мэры Рамил Муллин үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

«Бу җиңү — горурлык өчен сәбәп һәм алга барырга зур мотивация. Без күп нәрсә эшләдек инде, әмма алда безне тагын да күбрәк эш көтә», — дип яза шәһәр башлыгы.

Моннан тыш, «Әйбәт» торак идарәче компаниясе (элек «ПЖКХ-17») күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешма дип танылды.

«Шәһәр иминлеге өчен хезмәт куйган һәркемгә: төзүчеләргә, юл төзүчеләргә, көн саен чисталык һәм тәртип саклаучыларга, матур урыннар булдыручыларга һәм уңайлылык турында кайгыртучыларга рәхмәт. Сезнең битараф булмавыгыз безгә алга барырга һәм яңа проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә», — дип мөрәҗәгать итте Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев