Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Галиев республика премиясендә җиңү яулады
Конкурска бөтен Татарстаннан йөздән артык гариза килгән.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының директоры Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы, Казанда узган «Отцовское признание» беренче республика премиясендә «Кино һәм театр» номинациясендә җиңү яулады.
«Отцовское признание» республика премиясе — «Союз отцов» Региональ иҗтимагый оешмасы инициативасы. Ул үз үрнәге, иҗаты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән илне рухландыручы, гаилә багланышларын ныгытучы һәм илнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклаучыларның казанышларын тану максатыннан үткәрелә, дип хәбәр ителә театр сәхифәсендә.
«Бүген без үзләрен иҗатта, әдәбиятта, сәнгатьтә күрсәткән әтиләргә премия тапшырабыз. Үзләрен нәкъ менә әти мөнәсәбәте һәм әти җаваплылыгы күзлегеннән чыгып күрсәттеләр. Гаилә традицияләре ата-аналардан балаларга тапшырылырга тиеш. Ә безнең борынгы традицияләр — мәхәббәт, игелек, иман, өмет», — дип сөйләде РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.
Конкурска бөтен Татарстаннан йөздән артык гариза килгән. Жюри составына 300 гә якын кеше — мәгариф, мәдәният, спорт, иҗтимагый эшчәнлек һәм масмедиа өлкәләре вәкилләре керә. Нәтиҗәдә җиде җиңүче сайлап алына.
«Кино һәм театр» номинациясендә премия Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры, Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты, режиссер, Татарстан Республикасының халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиевка тапшырылды.
Фотолар6 vk. com/ngtdt
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев