Түбән Кама тәрбиячесе республика конкурсы финалына чыкты
Финалга республиканың төрле районнарыннан барлыгы 15 тәрбияче үтте.
70нче балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Ларионова «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим — 2024» республика конкурсының финалында Түбән Кама районын тәкъдим итте.
Финалга республиканың төрле районнарыннан барлыгы 15 тәрбияче үтте. Аларга визит карточкалары әзерләргә, балалар белән чара тәкъдим итәргә, уен-викторинада катнашырга һәм өй эшләрен башкарырга кирәк иде.
Юлия Ларионова барлык биремнәрне дә үтәде һәм «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә җиңү яулады.
Фото: социаль челтәрләр
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев