Түбән Кама тәрбиячесе һөнәри осталык буенча IX Республика бәйгесендә призлы урын алды
Республикабызның төрле районнарыннан 15 педагог катнашкан әлеге бәйгедә һәркем үз тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Тәрбияче! Бу сүз артында нинди зур мәгънә ята! Ул — чын йөрәктән янып эшләүче, ана назыдай җан җылысын балаларга бүләк итүче кеше. Нәкъ менә тәрбияче сабыйлар өчен зур дөньяга беренче ишекне ача, аларны яңа хис-кичерешләр, белемнәр белән таныштыра, дуслыкка, ихтирамглы һәм игелекле булырга өйрәтә.
Бүгенге көндә яңа гына эшли башлаган, әмма инде үзләренең тырышлыгы, иҗади карашлары белән танылып өлгергән тәрбиячеләрнең булуы аеруча шатлыклы күренешләрнең берсе. Малина Еремеева — шундый сәләтле яшь белгечләрнең берсе.
Малина Владимировна Аксубай районы Чуваш Енурискино авылында туып-үскән, шул авылның урта мәктәбен тәмамлаган. Кечкенәдән үк ул тәрбияче һөнәрен сайларга хыялланган. Хыялы аны зур максатларга илтеп җиткерә: ул 2025 елда Түбән Кама педагогия көллиятен кызыл дипломга тәмамлап, хезмәт юлын Түбән Кама шәһәренең 93 нче «Әллүки» балалар бакчасында башлап җибәрә.
Малина Еремеева — актив, иҗади фикерле педагог. Ул һөнәри осталыгын үстерү, тәҗрибә туплау максатыннан, төрле бәйгеләрдә теләп катнаша. 5 декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә узган рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгы буенча IX Республика бәйгесе — моның ачык дәлиле. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Түбән Кама шәһәренең данын яклап, безнең балалар бакчасында урыс төркемендә эшләүче Малина Владимировна чыгыш ясады һәм призлы 3 нче урынга лаек булды.
Конкурсның төп максаты — тәрбиячеләрнең татар телендә эшләү күнекмәләрен ачыклау, татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләрен үзләштерүгә кызыксыну уяту, педагогик сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру иде. Республикабызның төрле районнарыннан 15 педагог катнашкан әлеге бәйгедә һәркем үз тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Малина Еремеева конкурсның барлык этапларын да уңышлы узды. Беренче биремдә ул үзенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Икенче этапта «Төсле келәм» исемле кызыклы, мавыктыргыч уен тәкъдим итеп, нәниләрнең күңелен яулады. Иҗади бәйгедә исә ул татар милли киемнәрендә, саф татар телендә шигырь сөйләде, татар халык биюен башкарып, тамашачыларны сокландырды. Яшь булуына карамастан, тәҗрибәле педагоглар арасында үзен югары дәрәҗәдә күрсәтә алды.
Бәйге ахырында барлык катнашучыларга да төрле номинацияләрдә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яшь белгечебезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар, һөнәри үсеш, балалар мәхәббәте телибез!
Гөлназ Лотфуллина, 93 нче «Әллүки» балалар бакчасы мөдире
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев