Түбән Кама табибына «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме бирелде.
Табиб югары технологияле лапароскопик операцияләрне керткән.

Түбән Кама район балалар хастаханәсенең 2 нче хирургия бүлеге мөдире Рөстәм Гариповка «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме бирелде.
Бүләкләү тантанасы Түбән Каманың Халык иҗаты йортында медицина хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмдә узды.
Рөстәм Гарипов моннан 23 ел элек табиб булып эшли башлый. 23 ел буена ул Түбән Кама балалар хастаханәсендә эшли. Гарипов югары технологияле лапароскопик операцияләрне керткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев