Түбән Кама студенты халыкара конкурста җиңүче булды
Ул — Татарстаннан бердәнбер катнашучы.
«Түбән Кама агросәнәгать көллияте» студенты Халыкара яшьләр өчен «Горизонт 2100» фәнни-фантастик эшләр конкурсында җиңүче булды.
Максим Красноперов «Будущее социума» номинациясендә «Будущее: любовь на грани исчезновения» фәнни-фантастик эше белән беренче урынны алды, дип хәбәр итә ТР мәгариф министрлыгы.
Форумда Үзбәкстан, Казахстан, Кытай, Иордания, Белоруссия һәм Россия студентлары катнашты. Максим — Татарстаннан килгән бердәнбер катнашучы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев