Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Кама студенты Татарстанны Малайзиядәге Халыкара лагерьда тәкъдим итте

Чара яшь лидерларны дипломатия, медиа, спорт һәм мәдәният өлкәсендә уртак проектлар эшләү өчен берләштергән.

Түбән Кама медицина көллиятенең беренче курс студенты София Ячменева Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда узган Халыкара яшьләр лагеренда Түбән Кама районы вәкиле булды.

Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, чара яшь лидерларны дипломатия, медиа, спорт һәм мәдәният өлкәсендә уртак проектлар эшләү өчен берләштергән.

Лагерь программасына тематик мастер-класслар һәм экспертлардан лекцияләр, шулай ук катнашучыларга ике илнең традицияләре белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек биргән мәдәни чаралар кертелгән. София һәм башка катнашучылар дәресләргә йөрүдән тыш, инглиз теле һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләрен камилләштереп, үзләренең мастер-классларын да уздырган.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе, ТР Хөкүмәте, яшьләр дипломатиясе академиясе, «ТР беренчеләре хәрәкәте», шулай ук Халыкара яшьләр үзәге һәм Малайзия яшьләр советы ярдәмендә оештырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев