Түбән Кама студенты абруйлы Бөтенроссия конкурсында призер булды
Бу чара РФ Мәгариф министрлыгының югары уку йортларына кергәндә җиңүчеләргә өстенлек бирә торган бәйгеләр исемлегенә керә.
Мәскәүдә 2025 елның 16-18 апрелендә Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты, РФ Иҗтимагый палатасы һәм алдынгы фәнни институтлар ярдәмендә оештырылган «Минем төбәгемнең җирле үзидарә тарихы» Бөтенроссия конкурсының финалы узды.
Бу чара РФ Мәгариф министрлыгының югары уку йортларына кергәндә җиңүчеләргә өстенлек бирә торган бәйгеләр исемлегенә керә.
Конкурста Түбән Кама исеменнән Е.Н.Королев исемендәге политехник көллият студенты Усман Фәйзуллин чыгыш ясады. Аның Түбән Кама җирле үзидарәсенең күренекле оештыручылары Евгений Королев, Николай Лемаев һәм Николай Зеленовка багышланган тикшеренү эше илдә икенче урынны алды.
Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Союзлар йортының тарихи Колонналар залында узды. Проектның фәнни җитәкчесе Рәмис Хәйдәров яшь талантларны үстерүгә керткән өлеше өчен Думаның төбәк сәясәте комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Морозовның рәхмәт хатына лаек булды.
Әлеге казаныш аеруча әһәмиятле, чөнки конкурс 21 апрельдә билгеләп үтелә торган җирле үзидарә көне алдыннан узды. Усман Фәйзуллинның эше югары белем дәрәҗәсен һәм яшь буынның туган шәһәре тарихы һәм аның үзидарә традицияләре белән тирән бәйләнешен дә күрсәтте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев