Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Кама студентлары «Россиянең яшь стратеглары» конкурсында җиңү яулады

Экспертлар түбәнкамалыларның проектын «Минем төбәкнең тотрыклы социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» номинациясендә иң яхшысы дип таныды.

Түбән Кама политехника көллияте студентлары Данис Гобәйдуллин һәм Ника Куприянова «Россиянең яшь стратеглары» VI Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алдылар.

Конкурс үз шәһәрләре, районнары һәм җирлекләре үсешенә өлеш кертергә теләгән яшь талантларга ярдәм итүне максат итеп куя. Анда студентлар, мәктәп укучылары, яшь галимнәр һәм белгечләр катнаша.

Данис Гобәйдуллин һәм Ника Куприянова эксперт судына үзләре эшләгән экоавыл проектын тәкъдим иттеләр. Презентациядә конкурсантлар милли киемнәрдән чыгыш ясады.

Экспертлар түбәнкамалыларның проектын «Минем төбәкнең тотрыклы социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» номинациясендә иң яхшысы дип таныды. Бу җиңү Данис белән Никага белемнәрен дәвам итәргә ярдәм итәчәк: I дәрәҗә дипломнар һәм бүләкләрдән тыш, алар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алачаклар.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта узды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев