Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама студентлары «Ел казанышы» премиясе лауреатлары һәм җиңүчеләре булды

Бүләкләү тантанасы 26 мартта Казанда узды.

Түбән Кама студентлары «Ел казанышы» республика премиясе лауреатлары һәм җиңүчеләре булдылар. Бүләкләрнең барысын да диярлек педагогия көллияте студентлары алды.

Райнур Әхмәтшин «Ел казанышы-2023» һәм «Ел җәмәгатьчесе» номинацияләрендә лауреат дипломнары белән билгеләнде.

Ангелина Мешалкина «Ел спортчысы» номинациясендә җиңде. Шул ук номинациядә Никита Исаев лауреат булды.

Полина Стрижнева «Ел волонтеры» дип танылды. Азалия Миндубаева «Елның иҗади шәхесе» номинациясендә лауреат булды.

Ә «Түбән Кама политехник көллияте» үткәргән спилс-карталар җыю буенча чемпионат «Студентларның ел проекты» дип игълан ителде.

«Ел казанышы» республика премиясе һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларына тапшырыла. Бүләкләү тантанасы 26 мартта Казанда узды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев