Түбән Кама спортчысы Казандагы ярышлардан берьюлы өч беренче урынны алып кайтты
Шулай ук ул абсолют зачет нәтиҗәләре буенча ике көмеш һәм бер бронза медальгә лаек булган.
Түбән Кама районында яшәүче Валентина Кудряшова Казанда ветераннар арасында җиңел атлетика буенча ярышларда катнашты.
Түбән Кама муниципаль районының физкультура һәм спорт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спортчы 75 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә 60 метр, 200 метр һәм 400 метр дистанцияләрдә беренче урынны алган. Шулай ук ул абсолют зачет нәтиҗәләре буенча ике көмеш һәм бер бронза медальгә лаек булган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев