Түбән Кама спортчылары Уфада пауэрлифтинг буенча ярышларда алдынгы урын алды
Әлеге нәтиҗәләр Түбән Кама вәкилләренә спорт мастерлыгына кандидат исемнәрен алырга мөмкинлек бирә.
Түбән Кама спортчылары Уфада пауэрлифтинг буенча ярышларда беренче урыннарны алдылар.
«Канал комментатора» язганча, Эльвира Ханова һәм Лилия Гатауллина Түбән Каманы HIP TRUST дисциплинасында тәкъдим иткән.
Эльвира — 220 кг, Лилия 195 кг авырлыктагы штанганы күтәреп, үз категорияләрендә беренче урыннарны алган. Әлеге нәтиҗәләр Түбән Кама вәкилләренә спорт мастерлыгына кандидат исемнәрен алырга мөмкинлек бирә.
«Тагын кызыклы факт! Хәзер безнең спортчыларыбыз Татарстанда бу дисциплинада чыгыш ясаучы бердәнбер спортчылар», — дип билгеләп үтте спорт комментаторы Александр Халин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев