Түбән Кама районы урып-җыюны Татарстанда беренчеләрдән булып төгәлләде
Түбән Кама игенчеләре 19 мең гектардан артык суктырган.
Түбән Кама районы урып-җыю кампаниясен уңышлы төгәлләде. Бөртеклеләр уңышы тулысынча җыеп алынган Аксубай районыннан кала, Түбән Кама — икенче урында. Бу хакта Радмир Беляев «эшлекле дүшәмбе» дә хәбәр итте.
Беляев сүзләренчә, Түбән Кама игенчеләре 19 мең гектардан артык суктырган. Гомуми ашлык суктыру 70 мең тонна тәшкил итә, ә район буенча уртача уңыш гектарыннан 36,2 центнерга җитте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев