Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама районы фельдшеры 14 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә

Бүгенге көндә аның инде 30 умартасы бар.

Түбән Кама районы Кама поселогының авыл фельдшеры Наил Хәбибуллинның ярткан шөгыле — умартачылык.

Умартачылык белән ул инде 14 ел шөгыльләнә. Наил эшен бер умартадан башлаган, соңыннан өчәү булган, бүгенге көндә аның инде 30 умартасы бар. 

«Мин кечкенә чакта, абыемның бал кортларын каравын, бал суыртуын күзәтергә яраттым. Бу минем өчен шулкадәр мавыктыргыч процесс иде ки, мин аңа ярдәм итәр өчен гел умарталыкка йөгердем. Ә хәзер минем үз умартачылыгым бар», — дип сөйли Наил Хәбибуллин.

Наил фельдшер булып 20 елга якын эшли. Кама бистәсендә пациентларны белгеч җирле ФАПта кабул итә. Наил үзенең пациентларын дарулар белән дәвалап кына калмый, хуш исле бал белән дә сыйлый, дип хәбәр итә район сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев