Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама проекты бөтенроссия бәйгесендә җиңде

Түбәнкамалылар «ЭтноSTYLE — это наш стиль!» социаль проектны тәкъдим итте.

«Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе һәм Түбән Кама химия-технология институты милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практикларның VI Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булды. Аларның «ЭтноSTYLE — это наш стиль!» социаль проекты җиңү яулады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Эксперт комиссиясе Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән җибәрелгән 547 гаризаны карады. Түбәнкамалылар «ЭтноSTYLE — это наш стиль!» социаль проектны тәкъдим итте. Ул яшьләрне милли мәдәниятне саклауга, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча актив эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Проект 2022 елда Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грант бирү бәйгесендә җиңүче булып тора. Шулай ук ул «Глобаль чакырулар шартларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» Бөтенроссия форумы кысаларында уздырылган дәүләт милли сәясәте һәм Россия гражданнарына патриотик тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы практиклар бәйгесендә җиңүче булды.

Моннан тыш, проект «Татарстан Республикасында тотрыклы үсеш факторы буларак секторара социаль партнерлык: иң яхшы практиклар һәм проектлар» һәм «Россия дәүләт милли сәясәте өлкәсендә иң яхшы практикларны ачыклау бәйгесендә җиңүче проектлар җыентыгы» китапларына кертелгән.

Социаль проект кысаларында 34 төрле планлы чара үткәрелде: «Этник мирас — милли үзенчәлек нигезе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе, «Сүз — мәдәни мирас нигезе» ораторлык осталыгы бәйгесе, «Без бергә! Без бердәм!» яшьләр форумы, төбәк этник хореография фестиваль-конкурсы, фестиваль-конкурс, интерактив шөгыль, «Спортивный ЭтноSTYLE» сәламәтләндерү чаралары циклы, фольклор-йола бәйрәмнәре, «ЭтноSTYLE» этно-мәйданчыклары: хореография, көрәш, музыка коралларында уйнау, ораторлык осталыгы, җәядән ату буенча мастер-класслар.

Проект Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле һәм «Актай» ат спорты мәктәбе ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев