Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама нефтехимиклары «Наше время — Безнең заман» фестивалендә җиңү яулады

Быел фестивальдә Татарстанның 33 районыннан 138 предприятие, оешма, учреждение катнашты.

Эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» XII ачык республика телевизион иҗат фестивалендә Түбән Каманың «СИБУР» предприятиесе командасы беренче гомумкоманда урын яулады.

Быел фестивальдә Татарстанның 33 районыннан 138 предприятие, оешма, учреждение катнашты. Меңнән артык катнашучы «Пирамида» концертлар залына җыелды, анда ел саен үткәрелә торган «Наше время-Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗаты ачык фестиваленең гала-концерты узды.

Фестивальнең сайлап алу этаплары Әлмәттә, Чаллыда һәм Яшел Үзәндә үткәрелде. Гомумкоманда зачетында җиңү һәм фестивальнең Гран-при бүләге өчен 14 команда көрәште. 

НКНХның эшләүче яшьләр командасы фестивальдә 2013 елдан бирле катнаша.

Түбәнкамалылар барлык номинацияләрдә дә чыгыш ясады, команданың визиткасын 28 кеше тәкъдим итте. 

Команда капитаны Айнур Хафизов һәм солист Дмитрий Матвеев «Безнең заман геройлары» титулына лаек булды. «Түбән Кама Нефтехим» визиткасы 2 нче урын алды.

2013 елда «Түбән Кама Нефтехим» командасы конкурсның беренче Гран-при иясе булды, ә аннан соңгы елларда һәрвакыт беренче урыннарны яулап килде. 2020 елда нефтехимиклар «Безнең заман геройлары» уникаль Кубогының беренче махсус призына ия булдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев