Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Кама мөгаллиме Татарстанның иң яхшы чуаш теле укытучысы дип танылды

Казанда мәгариф оешмаларында һәм якшәмбе мәктәпләрендә туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы тәмамланды.

Чара 26-27 март көннәрендә К.Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбе базасында узды.

Түбән Кама районыннан йомгаклау этабында ике педагог катнашты: 34 нче гимназия-интернатның туган чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Исакова һәм «Адымнар» гимназиясенең туган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Ялалова.

Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча Светлана Исакова Татарстан Республикасында иң яхшы туган чуаш теле укытучысы булып танылды һәм конкурста җиңүче булды, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев