Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Кама мөгаллиме Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

Конкурсның төп максаты — балаларны һәм яшьләрне фәнни-техник эшчәнлеккә системалы рәвештә җәлеп итү белән шөгыльләнүче иң яхшы оешмаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү.

Түбән Каманың «Кванториум» үзәге педагогы Анастасия Кирпичонок Россия балалар һәм яшьләренең «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган «Фәндә беренчеләр» проектында катнашучы беренчел бүлекләрнең Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

Конкурсның төп максаты — балаларны һәм яшьләрне фәнни-техник эшчәнлеккә системалы рәвештә җәлеп итү белән шөгыльләнүче иң яхшы оешмаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Җиңүчеләргә җиһазлар һәм чыгым материаллары җыелмалары биреләчәк, бу үзәкнең матди-техник базасын сизелерлек яңартырга мөмкинлек бирәчәк.

Конкурсның партнерлары: яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы.

Фото: t.me/shkolaNizhnekamsk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев