Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама мэры һөнәри бәйрәмнәре алдыннан янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны бүләкләде

Бүләкләү тантанасы 18 декабрьдә «эшлекле дүшәмбе» вакытында узды һәм 27 декабрьдә билгеләп үтелә торган Коткаручы көненә багышланды.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин Вахитов проспектындагы 11 нче йортта газ шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан коткаручыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Конструкцияне ныгыту буенча махсус эшләр башкарган һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешелгән югары күрсәткечләр өчен 6 нчы ЗПОС коткаручылары Рифнур Кәримов, Владимир Семагин, Илдар Хәйретдинов, Денис Бессмертных бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасы 18 декабрьдә «эшлекле дүшәмбе» вакытында узды һәм 27 декабрьдә билгеләп үтелә торган Коткаручы көненә багышланды.

Оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешкән югары күрсәткечләре өчен бүләкне шулай ук 15 янгын-коткару отрядының 163 янгын-коткару бүлегендә хезмәт итүче янгын сүндерүчеләр Сергей Сомов һәм Алексей Сомов, эчке хезмәт прапорщигы, янгын сүндерү автомобилен йөртү буенча өлкән инструктор — шофер Владимир Дунаев, 15 янгын-коткару отрядының 63 янгын-коткару частеннан янгын элемтәсе диспетчеры Юлия Давыдова алды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев