Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Кама медицина көллияте студентлары янгын чыккан йортта яшәүчеләргә булышканнар

9 октябрьдә Мәктәп бульварындагы 3 нче йортның дүртенче катындагы фатир яна башлаган.

Түбән Кама медицина көллияте студентлары янгын чыккан йортта яшәүчеләргә булышканнар.

9 октябрьдә Мәктәп бульварындагы 3 нче йортның дүртенче катындагы фатир яна башлаган. Студентлар Нина Глухова белән Ләлә Ситдыйкова, үтеп барышлый, төтен күреп, йортта яшәүчеләрне кисәтү өчен подъездга йөгерәләр. Алар куркыныч турында хәбәр итү өчен фатир ишекләрен шакый һәм шалтырата башлыйлар, кешеләргә һәм йорт хайваннарына эвакуацияләнергә булышалар, дип белдерәләр Түбән Кама янгын сүндерү гарнизонында. 

Янгын сүндерүчеләр килгәннән соң да кызлар янгын урыныннан китмәгәннәр, кирәк булганда янгын сүндерүчеләргә һәм яшәүчеләргә ярдәм күрсәтергә әзер булганнар. 

«Түбән Кама янгын сүндерү-коткару гарнизоны коллективыннан Нина белән Ләләгә, кыюлыклары һәм тапкырлыклары өчен, рәхмәт белдерәбез. Шулай ук ата-аналарга һәм педагогларга, киләчәктә кешеләр гомерен саклап кала торган һөнәр сайлаган батыр һәм ярдәмчел кызлар тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсебез килә. Кызлар киләчәкне көтеп тормаганнар, ә моны хәзер үк эшли башлаганнар инде», — дип рәхмәт белдерәләр янгын сүндерүчеләр студент кызларга.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев