Түбән Кама мәктәбе «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» конкурсы лауреаты булды
Команда дипломнар белән бүләкләнде.
Түбән Каманың «Адымнар» мәктәбе командасы «Иң яхшы мәктәп ашханәсе — 2024» Бөтенроссия конкурсында призер һәм лауреат булды.
Команда составына мәктәп директоры Артур Галиәхмәтов, тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Нәбиева, «Түбән Кама мәгариф үзәге» директоры Резеда Джалолова һәм «АБК-пэймент» технолог-операторлары керде, дип хәбәр итә Түбән Кама мәгариф идарәсенең матбугат хезмәте.
Ярышучылар «Кулинар дуэль», «Мәктәптә туклану 3.0» дигән җитди конкурс сынауларын уза, анда төрле төбәкләрнең иң яхшы ризыклары күргәзмәсе, «Мәктәптә туклануны оештыручыларга ата-аналардан өч сорау» блиц-турниры һәм «Куркынычсыз азык блогы» квест-практикумы оештырыла.
Команда дипломнар һәм бүләкләр алды. Катнашучылар балалар жюрисы тарафыннан аерым билгеләп үтелде һәм бу турда призлы дипломнарга лаек булды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев