Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Кама мәктәбе директоры «Ел әтисе» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Чарага йомгак 18 октябрьдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында ясалды.

Түбән Каманың 10 нчы мәктәбе директоры Андрей Бликин «Ел әтисе» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр исәбенә керде. Чарага йомгак 18 октябрьдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында ясалды.

Быел конкурска рекордлы санда гаризалар килгән — бөтен Россиядән 987. Андрей Бликинга актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм җаваплы ата үрнәге өчен исем бирелде.

Ул мәгариф учреждениесе җитәкчелеген Түбән Кама территориаль сайлау комиссиясе рәисе сыйфатында эшләү белән бергә алып бара һәм Түбән Кама районы әтиләре ассоциациясен җитәкли.

«Ел әтисе» конкурсы ата булуның социаль әһәмиятен арттыру һәм гаилә тәрбиясенең иң яхшы практикаларын популярлаштыру максатында үткәрелә. Түбән Кама педагогының шундый дәрәҗәле Бөтенроссия проектында җиңүе аның мәгариф һәм гаилә сәясәте өлкәсендәге казанышларын федераль дәрәҗәдә тану турында сөйли.

Фото: t.me/moynizhnekamsk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев