Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама кызы Анастасия Бөтенроссия олимпиадасында җиңгән

Сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча «Софиум-2023» Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре билгеле булды.

Быел, Россия сайлау системасының 30 еллыгы уңаеннан, җиңүче исемен илебезнең 23 төбәгеннән 40 укучы алган. 

Татарстан Республикасы командасы җитәкчесе, Түбән Кама районы территориаль сайлау комиссиясе — Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аппараты рәисе Фәрит Гыйльманов Мәскәү шәһәренең РФ Үзәк сайлау комиссиясендә узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. 

Сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнүчеләр арасында Түбән Кама муниципаль районының 29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Анастасия Тузеева да бар. 

«Софиум» олимпиадасын уздыру тарихында беренче тапкыр Татарстаннан берьюлы өч укучы максималь балл җыйган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдәшебез Анастасия инде икенче ел рәттән «Софиум» олимпиадасында катнаша. Узган ел ул аның призеры булган иде. 

Ярышларның быелгы сезонында Россиянең барлык почмакларыннан 12 меңнән артык бала катнашкан.Алар — 10 нчы, 11 нче сыйныф укучылары — сайлау хокукы буенча конкурсларда, «хокук» һәм «җәмгыять белеме» юнәлешләре буенча гомуми белем бирү фәннәре буенча олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар. 

«Софиум» олимпиадасында җиңү яулаган республикабыз мәктәп укучылары Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә дә булдылар. Аларны сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасында югары нәтиҗәләр белән республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев котлады.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының Түбән Кама районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гыйльманов инде икенче ел педагогостаз булып тора һәм Олимпиада финалистларына ярдәм итә. 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе балаларга Олимпиадага әзерлек барышында күрсәткән тырышлыклары һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Андрей Кондратьев сүзләренчә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе һәрвакыт ярышларда җиңүчеләргә сайлау хокукын өйрәнергә омтылуларында ярдәм итәргә әзер. Ул аларга укуда һәм иҗатта яңа уңышлар теләде. 

Олимпиадада катнашучылар узган ярышлардан һәм кайберәүләре беренче тапкыр Мәскәүгә барудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. 

Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан укучылары республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев