Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама көрәшчесе Бөтенроссия көрәш турнирында җиңү яулады

Илсаф Сәйфуллин — чыгышы буенча Аксубай егете.

Түбән Кама көрәшчесе Илсаф Сәйфуллин узган ял көннәрендә Уфа шәһәрендә үткәрелгән ярышта зур җиңү яулады.

Башкортстан башкаласында, шул республиканың танылган шәхесе, полиция герела-лейтенанты А.Ф. Әхмәтханов истәлегенә багышлап, Бөтенроссия көрәш турниры оештырылган иде. Аның нигезләмәсе буенча, үз авырлык үлчәүләрендә беренче урынны алучыларга Россиянең спорт остасы исемен бирү каралган. Моңа кадәр инде бу исемне алу өчен кандидат нормативын үтәгән Илсаф үз статусын күтәрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмады, барлык көндәшләреннән өстен чыгып, 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә беренче урынны яулады.

Илсаф Сәйфуллин — чыгышы буенча Аксубай егете. Түбән Кама педагогия колледжын тәмамлаганнан соң, шәһәребезнең 7нче урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли, шул ук вакытта, читтән торып, Яр Чаллы педагогия институтында укый. Ул инде алты ел дәвамында «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнә. Тренерлары Илнар Гәрәев һәм Илдар Зарипов әйтүенчә, бу өметле көрәшчедән киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр көтәргә нигез бар.

«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев