Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама командасы янгын-коткару спорты буенча Татарстан чемпионы булды

Түбән Кама кече, урта һәм өлкән яшь төркемендәге атлетлар 100 метрлы полосаны узу, уку манарасы тәрәзәсенә менү буенча көрәштә көч сынашты.

Татарстан Республикасы буенча Түбән Кама филиалы янгынга каршы федераль хезмәт отрядының янгыннан коткару спорты мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чираттагы тапкыр республикада иң көчлеләр дип табылды.

Түбән Кама кече, урта һәм өлкән яшь төркемендәге атлетлар 100 метрлы полосаны узу, уку манарасы тәрәзәсенә менү буенча көрәштә көч сынашты.

Кызлар арасында шәхси зачетта Айзилә Шәйхетдинова — «алтын» ә Вероника Стерликова «көмеш» медаль яулады. Азат Гатауллин үз яшендәге егетләр арасында иң яхшысы булды.

Команда әгъзаларының чыгыш нәтиҗәләре буенча җиңүне Түбән Кама янгын саклау отряды вәкилләренә тапшырдылар. Мактау пьедесталының башка баскычларында ярышларның хуҗалары — Казанның 7нче һәм 5нче отряд мәктәбе спортчылары урнашты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев