Түбән Кама китапханәчесе республика этабында шәһәр данын якларга әзерләнә
Гөлнара Галимова китапханәче булып 18 ел эшли, соңгы 14 елын нәкъ менә 2 нче гимназиядә хезмәт куя.
Түбән Кама районының иң яхшы китапханәчесе Бакый Урманче исемендәге икенче гимназиядә эшли. Гөлнара Галимова конкурсның муниципаль этабында җиңеп, үзенең югары һөнәри осталыгын исбатлады.
2 нче гимназия китапханәсендә китап фонды бик зур: биредә 24 мең китап бар, шуларның яртысыннан артыгы — дәреслекләр. Китапханәдә тиз арада кирәкле әдәбиятны табарга китапханә-библиография классификациясе ярдәм итә.
Гөлнара Галимова китапханәче булып 18 ел эшли, соңгы 14 елын нәкъ менә 2 нче гимназиядә хезмәт куя.
«Мин көненә 50-55 укучыга хезмәт күрсәтәм. Нигездә мәктәп программасы буенча китаплар сорыйлар», — дип сөйләде Гөлнара Галимова.
«Бу этапта без китапханәнең тышкы кыяфәтен карыйбыз. Документлар, күргәзмәләр булырга тиеш», — дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районының мәгариф үзәге методисты Людмила Яковлева.
Хәзер Түбән Кама районының иң яхшы китапханәчесе республика этабында шәһәр данын якларга әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев