Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2017 елда аңа «Түбән Каманың Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

13 сентябрьдә Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе Тамара Алексеевна Баһаветдинова 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның исеме Түбән Камада гына түгел, бөтен республикада билгеле.

Эшмәкәр, талантлы җитәкче, искиткеч кеш — аның турында хезмәттәшләре, якыннары, дуслары шулай сөйли. Тамара Алексеевна 50 елдан артык сәүдә өлкәсендә эшли, ул керәшен җәмгыятенең алыштыргысыз рәисе. Тамара Алексеевнаның бүләкләре күп, алар арасында — «Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре», «Фидакарь хезмәт өчен» медале. 2017 елда аңа «Түбән Каманың Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм НТР медиахолдингы коллективы котлауларга кушыла, Тамара Алексеевнага сәламәтлек, бәхет һәм яңа казанышлар тели.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев