Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама кадетлары ике конкурста җиңү яулады

Хәрби-спорт уенында Татарстан кадет корпусы командасына тиңнәр булмады.

Түбән Кама кадетлары «Победа-2024» уенының республика этабында беренчелекне алды. Чара берничә көн дәвамында, мартның беренче яртысында узды. Хәрби-спорт уенында Татарстан кадет корпусы командасына тиңнәр булмады.

Түбән Каманың кадет корпусы курсантлары хәрби-спорт уенының барлык этапларында да иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Бу — строй әзерлеге, теория, медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләре, спорт ярышлары. 

Моннан тыш, курсантлар тагын бер конкурста — хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасында да катнашты.

«Безнең команда Татарстанның 15 кадет мәктәбе өчен «ТР Ветераннар берлеге» күчмә кубогына ярышларда катнашты. Бу бик мөһим чара, без аңа әзерләнәбез. Ул бик дәрәҗәле бәйге», — дип аңлатты корпус директоры Ирина Плаксина.

Курсантлар июнь аенда Россия күләмендә узачак «Победа» ярышларында Татарстан данын яклаячак. Хәзер аңа әзерлек бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев