Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама ишегалды иң яхшы Яңа ел бизәлешенә республика конкурсы бүләген алды

Түбән Камада Кайманов урамындагы 11 нче йорт ишегалды мактаулы икенче урынны алды.

Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасында Иң яхшы Яңа ел бизәлешенә «Ә безнең ишегалдында» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Түбән Камада Кайманов урамындагы 11 нче йорт ишегалды мактаулы икенче урынны алды.

Йорт советы рәисләре Артем Демидов һәм Алена Ладыкина ТР Җәмәгать палатасы башлыгы Зилә Вәлиевадан диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнде.

«Түбән Камада ишегалды культурасы һәрвакыт яхшы үскән иде. Бу ишегалдының иң яхшыларның берсе булуы — түбәнкамалыларның битараф булмавы һәм тырыш эше нәтиҗәсе. Безнең якты һәм матур тормыш тудырырга көчебез бар», — дип ассызыклады «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Конкурс Татарстанда инде 12 ел уздырыла һәм шәхси һәм күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне катнашуга җәлеп итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев