Түбән Кама «IQ городов» Гомумроссия рейтингында алтынчы урынны алды
Нәтиҗәләр Пермьдә «Киләчәк шәһәрләре»н үстерү форумында игълан ителде.
Түбән Кама «IQ городов» Гомумроссия рейтингында эре муниципаль берәмлекләр арасында алтынчы урынны алып, цифрлы трансформация лидерларының берсе булды.
Нәтиҗәләр Пермьдә «Киләчәк шәһәрләре»н үстерү форумында игълан ителде. Рейтингта өченче урынны Казан алды, бу исә Татарстанны лидерлар унлыгында ике шәһәр тарафыннан тәкъдим ителгән бердәнбер төбәк итте.
Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, бу казаныш — шәһәр инфраструктурасына һәм социаль өлкәгә цифрлы технологияләр кертү буенча системалы эш нәтиҗәсе.
Форумда шәһәрне «Мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов тәкъдим итте, ул муниципалитетны цифрлаштыруның төп проектлары турында җентекләп сөйләде. Шулай ук Түбән Каманың бу өлкәдәге уңышлары халыкара дәрәҗәдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендәге «РЕБУС» форумында да билгеләп үтелде.
Фото: t.me/radmirbelyaev
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев