Түбән Кама идарәче компаниясе республика конкурсында җиңүче булды
Жюри әгъзалары ТКХ идарәче компанияләренең эшчәнлеген биш параметр буенча бәяләде.
Түбән Каманың «ПЖКХ-17» торак идарәче компаниясе республика конкурсында җиңүче булды. Бүләк коммуналь хезмәткәрләргә инде өченче ел рәттән бирелә.

Жюри әгъзалары ТКХ идарәче компанияләренең эшчәнлеген биш параметр буенча бәяләде. Иң мөһиме — халыкның күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булуы.
«Нәтиҗәләр биш юнәлеш буенча ясалды: җитештерү эшчәнлеге, финанс-икътисади нәтиҗәләр, фәнни-техник дәрәҗә, социаль нәтиҗәләр һәм хезмәтне саклау. Бу юнәлешләр буенча без иң күп балл җыйдык»,-диде «ПЖКХ-17» идарәче компаниясе директоры Мөнир Шәяхмәтов.
«ПЖКХ-17» — Түбән Камада гына түгел, Татарстанда да иң эре идарәче компания. Хәзер ул шәһәрнең яртысына — 116 мең кеше һәм 52 мең фатирга хезмәт күрсәтә. Директор Мөнир Шәяхмәтов әйтүенчә, бердәм һәм дус коллектив булмаса, җиңү дә мөмкин булмас иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев