Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама язучысы республика ябык конкурсында призер булды

Конкурс Татарстан, Башкортостан һәм Төркиядән 1,6 меңнән артык катнашучыны җыйды.

Түбән Кама язучысы Гөләндәм Галиева татар телендәге әдәби әсәрләр ябык конкурсы призеры булды.

Җиңүчеләрне хөрмәтләү Казанда узды, дип хәбәр итә Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте.

Конкурс Татарстан, Башкортостан һәм Төркиядән 1,6 меңнән артык катнашучыны җыйды. Ул ун номинациядә узды. Түбәнкамалы Гөләндәм Галиева «Хикәя. Яшьләр әдәбияты» номинациясендә икенче урынны алды.

Чара республикада яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе комиссиясе инициативасы белән оештырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев