Түбән Кама янгын сүндерүчесе бишенче тапкыр Россиядә иң яхшысы дип танылды
Федераль дәрәҗәдә җиңү алдыннан ул конкурсның республика этабында җиңү яулады.
Түбән Камадан 92 нче янгын сүндерү-коткару часте бүлекчәсе командиры Леонид Советников бишенче тапкыр «Лучший работник договорных подразделений ФПС ГПС» исеменә Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче дип танылды.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Түбән Кама янгын сүндерүчесе яхшы спорт һәм һөнәри әзерлек һәм тирән теоретик белем күрсәткән. Федераль дәрәҗәдә җиңү алдыннан ул конкурсның республика этабында җиңү яулады.
«Конкурста катнашу — зур җаваплылык. Кешеләр синнән күпне көтәләр һәм җиңәргә кирәк! Ләкин бу җиңү артында бик күп кеше тора — бу минем остазларым һәм отряд җитәкчелеге. Ярышларга әзерләнү һәм катнашу өчен безнең өчен менә дигән шартлар тудырылган», — дип үз хезмәттәшләренә һәм киңәшчеләренә рәхмәт белдерде.
Леонид Советников янгыннан саклау хезмәтендә 2009 елдан бирле эшли, карьерасын гади янгын сүндерүче буларак башлый. Бүген ул отделение командиры, нефть химиясе производствосы объектларындагы янгыннарны сүндерү тәҗрибәсе бар. Буш вакытларында җиңел атлетика, чаңгы узышлары һәм самбо белән мавыга, хатыны белән ике кыз тәрбияли.
Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев